Әлмәндәр кабат Камал театрына кайтты — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Без рубрики

Әлмәндәр кабат Камал театрына кайтты

15.05.2023
Әлмәндәр кабат Камал театрына кайтты

Галиасгәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Әлдермештан Әлмәндәр» анимацион фильмының премьерасы, Тамашачыларга кинотасманың иҗат төркеме белән очрашу, персонажларның эксклюзив интервьюлары тәкъдим ителде. Кичәдән Фәннур Хәсәнов һәм Илдар Гәләветдинов видеоязмасы.

Новости СМИ2

Галиасгәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Татармультфильм» иҗат берләшмәсенең яңа проекты – Туфан Миңнуллинның легендар «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасына нигезләнгән татар телендә олылар өчен беренче тулы метражлы анимацион фильм премьерасына багышланган кичә булып узды.

Белешмә биреп үтү урынлы булыр: Марсель Сәлимҗанов белән Туфан Миңнуллинның милли драматургия һәм театр сәнгатенең алтын фондына кергән пьесасы буенча куелган «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле Камал театры сәхнәсендә 1976 елдан башлап зур уңыш белән барды. Төп герой – Әлмәндәрне уйнаган актер Шәүкәт Биктимеров вафатыннан соң гына әлеге спектакльне сәхнәдән төшерәләр. Шул чакта «Татармультфильм» берләшмәсендә легендар әсәр мотивлары буенча тулы метражлы анимацион фильм ясау идеясе барлыкка килә.

1 сәгать 8 минут дәвам итүче «Әлдермештән Әлмәндәр» фильмы олылар аудиториясе өчен эшләнгән. Картина тормышка мәхәббәт, аның һәр мизгеленең кадерен белү, матур картлык һәм халык зирәклеге турында. Режиссеры – Сергей Киатров, сәнгать җитәкчесе – Марат Ганиев, композиторы – Мария Сергеева, сценаристлар – Азат Ганиев һәм Алсу Низамиева. Анимацион фильмны тавышландыруда Галиәсгәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының артистлары- Равил Шәрәфиев – Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстанның атказанган артистлары Эмиль Талипов һәм Илнур Закиров катнашты. Проектта 18 иллюстратор һәм 26 аниматор көче белән 90 персонаж, 650 фон, 1126 күренеш ясалган.

«Әлдермештан Әлмәндәр» фильмы I Воронеж халыкара анимация фестиваленең конкурс программасына кабул ителгән. Шулай ук әлеге проектның Казан халыкара мөселман киносы кинофестивалендә катнашуы планлаштырыла. Фильмның республика кинотеатрларында прокаты фестиваль язмышы тәмамланганнан соң узачак. Фильм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе һәм «Татнефть»Ачык Акционерлык Җәмгыяте ярдәме белән ясалган.

Новости СМИ2

Фәннур Хәсәнов, Илдар Гәләветдинов. Татарстан яңалыклары.

Бу кызык

”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Без рубрики

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

02.08.2024
Без рубрики

Хәерле көн, Татарстан! (26.07.24) Әңгәмәдәш- Фәнүзә Сафиуллина курчак бәйләү остасы

26.07.2024
Киләсе яңалык
Бүген 15 май, аязучан болытлы һава көтелә

Бүген 15 май, аязучан болытлы һава көтелә

Безгә хәрәм керми

Безгә хәрәм керми

Талпан кадалу очраклары арта

Талпаннар активлаша

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+