«Үлемсез полк» акциясе Интернетта узачак. 9 Майга багышланган онлайн-чараларның тулырак программасы сайтта барлыкка киләчәк . #ҮлемсезПолктатарстан
«Үлемсез полк»та барган вакытта һәркайсыбыз ата-бабаларыбызның батырлыгы өчен горурлык хисләре кичерә идек.
Быел урамнар аша йөрешләр булмаячак, шулай да үз изоляция режимы шартларында акцияне онлайн-режимда уздырып булачак. Бу кешеләрнең бердәмлеген, нык булуын күрсәтәчәк. Казанлыларга Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары турында мәгълүмат җыярга, аларның фотосурәтен ясарга яки портретын төшереп, «ВКонтакте», «Инстаграм» яки «Одноклассники» социаль челтәрләрендә #ҮлемсезПолктатарстан хештеглары белән Instagram да бастырырга тәкъдим итәләр.