Казанда лига лекторлары осталыкларын күрсәтте. Ул Бөтенроссия белем җәмгыяте конкурсының бер мәйданчыгы булды. Берничә көн дәвамында Идел буе федераль округының алтмышлап вәкиле, бәйгенең финалына чыгу өчен, үзләренең ораторлык сәләтләрен ачты. Тулырак киләсе сюжетта.
Кайсы яшьтә лектор булырга-моны һәркем үзе хәл итә. Артем Костюнинга-егерме яшь. Сәхнәдә үзен ышанычлы тота. Аудитория игътибарын җәлеп итә. Ул-лекторлар Лигасы конкурсында иң яшь катнашучы. Россия Белем җәмгыяте конкурсының ярымфиналына мордва педагогика университетыннан килгән. Тәрҗемәче буларак, сәхнәдә-хайпның инглиз телендәге кагыйдәләре турында фикер йөртә. Ә интервью вакытында сүз генә түгел, ораторның тышкы кыяфәте дә зур әһәмияткә ия.
Студентлар язы фестивалендә чыгыш ясаганда да, шундый ук кыяфәттә идем. Ул чактаа миңа бәхет елмайды. Шуңа күрә шушы сыналган образны саклап калырга булдым. Барыбер зур тамашачы алдында чыгыш ясыйм бит.
Студент Артем Костюнинның көндәшләре күп. Алар арасында Анастасия Синичкина- Чаллы педагогика университеты укытучысы. Аның педагогик стажы егерме ел инде. Аудиториянең игътибарын җәлеп итә ала.
Аудатория белән бер сулышта булырга , ачылып сөйләшергә, гел позитив булырга кирәк. Аудиторияне тойсаң, дәртләндерсәң, уңышка ирешәсең.
Конкурсның ярымфиналында Идел буе федераль округыннан 59 катнашучы ярышты.
Алар безнең студентлар, булачак лекторлар, яшь галимнәр, ораторлык сәнгате осталыкларын күрсәтәләр. Бу бик күңелле, файдалы, Россия Белем җәмгыяте оештырган фәнни-популяр, белем бирү, мәгърифәтчелек конкурсы.
Өстәвенә, залда жюри юк. Тамашачылар һәм конкурсны онлайн караучылар сайтта твыш бирә. Иң яхшылары Мәскәүдә финалда чыгыш ясый.
Инна Данилова, Александр Решеткин, Татарстан яңалыклары