Без Бөек Ватан сугышында Җиңүне якынайтуга өлешләрен керткән каһарман ветераннар белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Бүгенге язмабыз – Кукмара районының Люга авылында яшәүче ирле-хатынлы ветераннар Хәтирә һәм Мөбәрәкҗан Салиховлар турында.
Хәтирә апа белән ире Мөбәрәкҗанның күкрәкләрен орден-медальләр бизи. Инде шактый олы яшьтә – 93тә һәм 96 булсалар да, икесенең дә күңелләре яшь. Алар алтмыш биш ел инде бергә, һәр көнгә, һәр мизгелгә сөенеп яшиләр.
Салиховлар узган гасырның 55 нче елында Люга авылында кавышалар. Икесе дә фронтта утны-суны кичкән.
Унтугыз яшьлек Хатирә тизләтелгән хәрби әзерлек уза, Ленинград камалашына эләгә. Ленинградны бомбалардан саклаучы аэростат частендә хезмәт итә.
Туган ягына кырык бишенче елның октябрендә генә кайта. «Ленинградны саклаган өчен»медале белән бүләкләнә. Ә Мөбәрәкҗан аганың «Германияне Җиңгән өчен» медале бар. Укчылар полкы пулеметчигы була. Мәскәү янында барган бәрелештә авыр яралана. Озак госпитальдә ята. Сугыштан соң 35 ел тракторчы булып эшли.
Ике кыз үстергәннәр. Салиховларның ике оныгы һәм биш оныкчыгы бар
Салиховлар «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медале белән бүләкләнгәннәр. Әлеге медаль 9 Майда, Җиңү көнендә дә күкрәкләрендә балкып торсын иде. Инна Данилова.