Ковид белән авыру статистикасы кими бара, өлкәннәр һәм яшүсмерләр арасында яңа коронавирус йогышына каршы прививка ясату дәвам итә.
Вәзгыять республиканың оператив штабы контролендә, хәзер авырулар саны кимү чорында да эш тукталмый. Республикада барлык чикләү чаралары тулы күләмдә оештырылган. Прививкалар поликлиникаларда ясала, барлык вакциналар җитәрлек. Болар — Спутник V, Спутник Лайт, КовиВак, ЭпиВакКорона, Гам-КОВИД-Вак-М вакциналары.