Казанның Мәскәү районындагы Короленко урамында «Яратам» исемле яңа яшүсмерләр клубы төзелә. Аны кышта ачарга ниятлиләр. Хәзер төзелешнең 80 проценттан артыгы башкарылган. Клубның түгәрәкләрендә һәм секцияләрендә 800 кеше шөгыльләнә ала. Программалаштыру, бию, иҗат, 3D-модельләштерү, робот техникасы буенча дәресләр булыр дип көтелә. Клубның тышкы бизәлеше «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелгән якындагы йортларга туры китереп эшләнә.