Казанда Татарстан эчке эшләр министрының элеккеге урынбасары, Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Рафил Ногманов белән хушлаштылар.
Пушкин исемендәге мәдәният үзәгенә элекке коллегалары һәм Эчке эшләр министрлыгыннан хәзерге хезмәткәрләре, шулай ук гаилә әгъзалары һәм дуслары җыелган. Хушлашу мәрасиме башланганчы ук, мәдәният үзәге залы генерал белән саубуллашырга килгән кешеләр белән тулган иде.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, элекке министр урынбасары кичә вафат булган. Рафил Ногманов — Россия Федерациясе эчке эшләр органнарының атказанган хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган юристы. Ул Батырлык ордены, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале, Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән.