Яңалыклар чыгарылышын иминлекне тәэмин итү темасы белән дәвам итәбез. Татарстан Республикасы буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе һәм көчләре 31 декабрдән киләсе елның 9 гыйнварына кадәр хезмәт итүнең көчәйтелгән вариантына күчерелә: 2178 кеше шәхси состав һәм 1025 берәмлек техника кизү торачак.
Статистика мәгълүматларына караганда, Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре чорында янгыннар саны һәм аларның тискәре нәтиҗәләре арта. Әйтик, узган чорында республикада 142 янгын теркәлгән, аларда 8 кеше үлгән.
Муниципаль районнарда гражданнар тарафыннан пиротехник эшләнмәләр җибәрү өчен 1150 махсус мәйданчык булдырылган. Күрсәтелгән чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ җаваплылык 2 тапкырга арттырылган.