Бүген операция шәфкать туташларының һөнәри бәйрәмнәре.
Алар хирургларның уң кулы санала, зур җаваплылык тоеп эшләргә туры килә. Чаллыдан әзерләнгән сюжетыбыз шушы һөнәр остасы турында.
Эльмира Новоселова операция блогында инде 22 ел эшли. Бу вакыт эчендә неврология бүлегендә дә, офтальмология операция бүлегендә дә эшләргә өлгергән. Хәзер гинекология проблемалары булган пациентларга ярдәм итә. Операция шәфкать туташы эше бик җаваплы, авыр. “ 8 операция ясаган көннәр була”,- ди Эльмира.
Операция блогы — дәвалау оешмасының йөрәге. Биредә табиблар, шәфкать туташларының бөтен көчләре пациентның гомерен коткаруга юнәлдерелгән. Шәфкать туташлары хирургларның уң кулы, мәрхәмәтлелек фәрештәләре алар. Операциянең нәтиҗәсе команданың оператив эшләвенә, табиб күрсәтмәләренең төгәл үтәлүенә бәйле.
Операция шәфкать туташлары – бик түземле, сабыр кешеләр. Кайчагында хирургик операцияләр бик катлаулы була бит.
5 нче шәһәр хастаханәсе офтальмология бүлегенә күзләрдә төрле травмалар булган пациентлар эләгә. Биредә күз авыруаларына төрле хирургик операцияләр ясала.
Операция шәфкать туташлары әле психологлар да. Опреация алдыннан күп кенә авыруалар ярдәмгә, җылы сүзгә мохтаҗ. Шәфкать туташлары аларга булыша.
Бу эштә очраклы кешеләр эшли алмый. Кешеләрне яратучы, аларның саулыгы өчен җан аткан осталар гына эшли алырлык һөнәр ул.
Татарстан яңалыклары, Чаллы.