Казан Кремленең «Хәзинә» галереясендә рәссам Владимир Нестеренконың 75 еллыгына «Сәнгать анархизмы» күргәзмәсе ачылды.
Рәссам 1970 нче елларда иҗатын башлаган һәм 2000 нче елларда актив эшен дәвам иткән. Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, шәхси коллекцияләрдә һәм останың гаиләсендә саклана торган йөздән артык рәсем сәнгате һәм графика әсәрләре, картиналары тәкъдим ителә.
Күргәзмә белән 10 мартка кадәр танышып була.