Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «Безнең заман геройлары» иҗтимагый премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы булып узды. Безнең заман геройларын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, шулай ук Россия һәм Татарстан парламентлары депутатлары да котлады.
«Безнең заман геройлары» премиясе лауреатларының иң яшенә – 11, ә иң өлкәненә – 71 яшь. Алар арасында кешеләрнең гомерен янгыннарда яки суда коткаручылар, җинаятьчеләр белән көрәшүчеләр, кыйммәтле дәвалануга акча җыярга ярдәм итүчеләр, волонтерлар бар.
Аерым алганда хәрби хезмәткәрләрне һәм ирекле гражданнарны, шулай ук битараф булмаган татарстанлыларны хөрмәтләделәр, алар илебезнең яңа территорияләрендәге мобилизацияләнгән һәм тыныч гражданнарга ярдәм күрсәтү буенча гуманитар ярдәм оештырдылар. Шуларның берсе — Алёна Афонина.Бөтенроссия студентлар корпусының Татарстан бүлекчәсе вәкиле коткаручыларны махсус хәрби операция зонасында күп тапкырлар булган, ә күптән түгел Кырым күперен торгызырга ярдәм иткән.
Быел бүләкләү дүрт номинация буенча узды: «Яшь Герой», «Безнең заман геройлары», «Гуманитар миссиядә катнашучы» һәм «Гуманитар штаб».
Әйтергә кирәк, «Безнеңзамангеройлары» проекты республикада инде 2013 елдангамәлгәашырыла. 9 ел эшләүдәверендә проект үсте: башта, аннары округ, федераль статус алды. Гомумәналганда, ел саен Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән 30-40 кеше лауреат була.
***
Республиканың Сәүдә-сәнәгать палатасында «Ел инженеры» өченче республика бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды.
Бәйге сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан өч категориядә уздырыла –ягни булачак инженерлар, тармак белеме алучылар һәм икътисадның реаль секторында эшләүчеләр арасында, яисә югары уку йортлары кафедраларында һәм лабораторияләрендә. Дипломнарга һәм сертификатларга машина төзелеше, радиоэлектроника, нефть һәм газ сәнәгате, транспорт, агропром һәм халык хуҗалыгының башка тармакларының иң яхшы инженерлары ия булды. Җиңүчеләрне Республиканың Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Ул республика һәм Россия икътисады үсеше өчен күп еллар дәвамында югары квалификацияле инженерлар әзерли торган уку йортларына рәхмәтен белдерде.