Мәктәп укучыларында техника өлкәсенә карата кызыксыну зур. Моңа дәлил булып, республикабызың Апас районында “Күчмә һәм стационар робот техникасы студиясе” проекты эшләп килә.
Биредә ел дәвамында 120 дән артык бала робот төзү һәм программалаштыру нигезләрен өйрәнә.
Татарстанда “Фәнни –технологик үсеш елы” дәвам итә.
Районның Апас һәм Каратун урта мәктәпләрендә тормышка ашырылды.
Студияләр өчен җиһазлар сатып алуда район ветераннарының җирле иҗтимагый оешмасының аеруча өлеше зур. Алар 2023нче елда коммерцияле булмаган оешма буларак бәйгедә катнашып, 775 мең сум грант алуга ирешкәннәр. Әлеге грант акчасын тулысы белән робот техникасы студияләренә җиһазлар сатып алу өчен тотканнар.
Очрашуда ел дәвамында робот техникасы студиясендә шөгыльләнгән балалар үзләренең беренче хезмәт җимешләрен тәкъдим иттеләр, тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Эльза Әхмәтҗанова, Гөлназ Вәлиева, Татарстан яңалыклары Апас районы.