Павлиннар, күркәләр, башкорт үрдәкләре, холмогор казлары һәм эму тәвә кошлары.
Алших авылыннан Мулеевлар хуҗалыгы зоопаркны хәтерләтә. Тәвәләрне хуҗабикә чагыштырмача күптән түгел генә сатып алган. Кошлар безнең һава шартларына ничек ияләнгән һәм үзләрен ничек тоталар? Бу хакта безнең сюжетта карагыз.
Интершум
Тәвә кошы асрау Светлана Мулееваның күптәнге хыялы була. Интернетта озак эзләгәннән соң, эму Австралия тәвә кошы сатучыны Саратовта таба ул. Ә шул ук токымлы кош йомыркасын Чуашстанда яшәүчедән сатып ала.
Светлана Мулеева: “Иң элек, кызык өчен генә дип, йомырка сатып алдым. 5 йомырканың икесеннән тәвә кошлары чыкты. Быел тагын берне сатып алдым”
Хәзер кошларга ике яшь. Ишегалдында йөгерергә яраталар. Әлегә аларның кайсысы кыз, кайсысы малай икәнлекне төгәл әйтеп булмый. Бу бер елдан соң гына билгеле булачак. Ә менә рационнары башка йорт кош-кортларыныкыннан берни белән дә аерылмый.
Светлана Мулеева: “Тавыкларга нәрсә пешерсәк – тәвәләр дә шуны ашый. Пешкән арпа, комбикорм, кышын кипкән үлән бирәбез. Ашау ягыннан алар талымсыз, җайлы”
Тәвә кошлары ишегалдында йөрүче башка кошлар белән дә дустанә мөнәсәбәттә. Тик шулай да, артык кискен хәрәкәтләр ясаганны яратмыйлар.
Светлана Мулеева: “Алар көн саен иртән чабалар, аякларын язалар. Шуңа да аларга иркен урын кирәк. Бик тиз йөгерәләр”
Интершум 057
Моңа өстәп, хуҗабикә павлиннар да тота. Бу экзотик кошлар да хуҗалыкта очраклы рәвештә генә барлыкка килгән. Алар инде 4нче ел биредә яши. Бер малай һәм ике кыз.
Светлана Мулеева: “Алар кытай токымлы тавыклар белән бергә торалар. Ашауга килгәндә – алары да талымсыз. Тавыклар ни ашаса – шуны бирәбез. Чиста су эчәләр. Павлиннарның үзенчәлеге – малайлар көз аенда койрыкларын салалар”
Хуҗалыкта күркәләр, күп сандагы ак, көрән, яшел, зәңгәрсу төстә күкәй сала торган токымлы тавыклар да бар. Әлеге “өй фермасын” карауда Светланага әнисе булыша. Ә авылда яшәүче балалар бу “зоопарк”та еш кунак була.
Алсу Сәмигуллина, Илнур Кадыйров. Татарстан яңалыклары