Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясе Русфонд хәйрия җәмгыяте белән берлектә уртак проектны дәвам итә. Сезнең ярдәм белән без бергәләп каты авыру балаларны дәваларга һәм тернәкләндерергә булышабыз. Бүген Казаннан 6 яшьлек Варя Василованың авыру тарихына тукталырбыз. Сабый балалар церебраль параличыннан интегә. Авыруы көчәеп китмәсен өчен аңа инвалид коляскасы кирәк. Тик гаиләнең коляска сатып алуга акчасы җитми.
Алты яшьлек Варя инде укый, саннар һәм алфавитны өйрәнә. Киләсе елда мәктәпкә барырга җыена. Тик менә төз утырырга, карандашны туры тотарга кыен, шулай да кыз тырыша. Сабый церебраль параличтан интегә.
Василовлар гаиләсе өчен һәр көн-тернәкләнүгә авыр юл. Варя белән төрле белгечләр дә, әти – әнисе дә шөгыльләнә, тотынып та йөри. Тик йөрү авырлык белән бирелә. Коляскасы да бик җайсыз, аны күтәрүе авыр, бала озак утыра алмый – уңайсыз. Махсус инвалид коляскасы кирәк.
Гаиләгә без сезнең белән бергәләп ярдәм итә алабыз. Коляска сатып алу өчен барлыгы 310 мең 500 сумга якын акча кирәк. 5542 номерына ДЕТИ сүзен язып, СМС җибәрергә мөмкин. Бер хәбәрнең бәясе 75 сум. Күбрәк өлеш кертергә теләүчеләр өчен тулырак мәкгълүмат безнең телерадиокомпания һәм русфонд сайтларында.
Валентина Васильева, Ләлә Зәйнуллина, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.