Бөгелмә мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Татарстанның «Алга» батальоны взвод командиры Артем Малючевка махсус операция кысаларында хәрби һәм гражданлык вазифаларын үтәгән вакытта күрсәткән батырлыгы өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орден медале тапшырылды. Ул хәзерге вакытта кыска вакытлы ялда.
«Әлеге бүләк махсус операция барышында хәрби һәм гражданлык бурычын үтәгән вакытта күрсәткән батырлык өчен тапшырыла. Безнең Бөгелмә егетләре үз бурычларын кыю рәвештә һәм батырларча үти! Алар белән горурланабыз!» – дип мөрәҗәгать итте Линар Закиров киңәшмәдә катнашучыларга.
Киңәшмәдә «ГКС-Производство» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Альберт Кәримов та бүләкләнде. Россия саклану министры Сергей Шойгу боерыгы белән, аңа «Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен» медале РФ Кораллы көчләренә йөкләнгән бурычларны хәл итүдә теләктәшлек күрсәткәне өчен бирелде.