Республика халкы «Илкүләм проектлар: Татарстан – 2020» республика фотобәйгесенә кушыла ала. Конкурсның беренче этабы 1-нче июньдә старт алды һәм 15-нче октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Оештыручылар муниципаль берәмлекләрдә фотоматериаллар җыя. Икенче муниципаль этап 15-нче октябрьдән 1-нче декабрьгә кадәр узачак, бу чорда республика этабы өчен муниципаль берәмлекләрдә фотографияләр сайланачак. 1-10 декабрьдә фоторәсемнәр республика конкурс комиссиясенә җибәреләчәк. Нәтиҗәләрне 10-20 декабрь көннәрендә уздыру планлаштырыла, дип хәбәр итә оештыручылар.