Районның Икенче Бөгелде авылында волонтёрлар җыелып хәрбиләр өчен коры ашлар, боткалар әзерли. Ярдәмнең беренче партиясе тиздән махсус хәрби операция зонасына җибәреләчәк. Тиз пешерелә торган ризыкларны әзерләү барышы белән без дә танышып кайттык.
Икенче Бөгелде авылында яшәүче Татьяна Миронованың йорты аерым бер цехны хәтерләтә. Биредә изге күңелле хатын-кызлар җыелып хәрбиләр өчен коры ашлар әзерлиләр. Хуҗабикәнең ике улы да махсус хәрби операциядә. Алар китү белән тынычлап утырмый, ничек булса да, ярдәм итү юлларын эзли башлый ул.
Өй токмачы, харчо, рассольник, борщ, гөмбәле ашлар. Ашларга өстәп, коры сөт белән боткалар, үләннәрдән чәйләр дә әзерлиләр. Саный китсәң, тырыш ханымнар әзерләгән ризыкларның төре унга җыела. Барлыгы 5 меңнән артык коры аш ясап, хәрбиләргә озатканнар.
Атна дәвамында яшелчәләрне әзерләп, ә һәр якшәмбедә җыелышып, коры массаны пакетларга тутыралар. Аш нәкъ өйдәгечә – ите дә бар. Аны да яшелчәләр кебек пешерәләр, иттарткычтан чыгарып, махсус җайланмада киптерәләр. Бер пакеттан 6 савыт аш чыга. Коры массага кайнар су салып, 15 минуттан әзер була.
Ярдәм итүчеләр арасында авылдашлары гына түгел, Кәрәкәс, Иске Зәй, күрше Әлмәт шәһәреннән кадәр кайтып булышучылар бар. Аларның һәркайсын бер теләк, изге гамәл берләштерә.
Надежда Логинованың ире СВОда. Әлмәттән кадәр кайтып, һәр ял саен ул да игелекле эшкә кушыла.
Ә ризыклар килеп җиткән дигән хәбәр, егетләрдән рәхмәт сүзләре изге күңелле ханымнарны куандыра һәм көч өсти.