“Тыңлагыз, Казан сөйли!” дигән сүзләр эфирда беренче тапкыр 1927 елның 7нче ноябрендә яңгырый. Шул вакыттан бирле «Татарстан» радиосының һәр тапшыруы “Казан сөйли!” дигән канатлы сүзләр белән башлана.
Татарстан радиосы үзенең 95 еллыгын билгеләп үтте. 1927 елның 7 ноябрендә “Казан сөйли!” дигән татар сүзе эфир киңлекләренә чыккан. Бүген дә әлеге сүзләр радионың тарихын, шул тарихта якты эз калдырган шәхесләрне искәртеп уза.
Татарстан радиосының 95 еллык юбилеена багышланган тантанада радио хезмәткәрләрен Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе генераль директоры урынбасары-төбәк департаменты җитәкчесе Рифат Сабитов котлады.
Татарстан радиосы Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе холдингына керүче массакүләм мәгълүмат чаралары рәтендә аерым бер урын алып тора. Тантанада Татмедиа җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев та моны ассызыклап үтте.
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Рифкат Миңнеханов инде күп еллар Татарстан радиосы белән тыгыз элемтәдә эшләүләренә тукталды.
Татарстан радиосын булдыруда язучы, Дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Шамил Усманов башлап йөргән. Эшнең барышы белән кызыксынып торган. Радионың беренче дикторы да татарның танылган каләм иясе Гадел Кутуй була. Радионың рухи ягын hәрдаим шагыйрь — язучылар, җырчылар, галимнәребез кайгырткан hәм бу эш бүген дә шулай дәвам итә.
Татарстан радиосының көндәлек тапшырулар күләме 6 сәгатьне тәшкил итә. Бу филиаллар арасында иң зур күрсәткеч. Бүген эфирга 50 гә якын оригиналь тапшыру әзерләнә.
Татарстан радиосы үзенең тапшыруларын Бөтенроссия дәүләт радиосы дулкыннарында алып бара. Тапшыруларда республикабыз тормышы, аның мәнфәгатьләре һәм проблемалары чагылыш таба.
«Татарстан Республикасы башкаласы — Казан сөйли!» Татарстан радиосыныңданлытарихыбуыннардан-буыннарга дәвам итә.
Алия Галиуллина, Илдар Галәветдинов, Татарстан яңалыклары.