23 нче октябрьдә РСФСРның халык артисты Фәхри Насретдиновның тууына 110 ел тула.
Талантлы җырчы милли музыка сәнгатендә зур мирас калдырды. Татар операсына нигез салучыларның берсе. Җырчы репертуарында совет, татар классик композиторларының җырлары, романслары бар иде. Күп кенә татар композиторлары аңа махсус атап, вокаль әсәрләр иҗат итте. Фәхри Насретдиновның аһәңле тавышы, интонациясе, сүзе һәм артист осталыгы бердәм музыкаль сәхнә образын тудырды. Ул башкарган әсәрләр Татарстан радиосы һәм телевидениесенең алтын фондында саклана.
Бөек җырчы иҗатына багышланган тапшыруны сез дүшәмбе 25 нче октябрьдә “Хәерле көн, Татарстан” тапшыруында карый аласыз.