Башкалабызда Сабан туе бәйрәмнәре быел битлек режимында үтте. Казан һәм республикабыз кунакларына милли бәйрәмне сайлап алып карау мөмкинлеге дә бар иде. Мирный һәм Дәрвишләр бистәсендәге Каенлык, Аккош күле янындагы урманлыкта гадәти Сабан туе үткәрелсә, Ат чабышын карага яратучылар Ипподромга барды, ә яшьләр Казансу буендагы Урам экстрим-паркында кичке “Яңа Сабантуй”да күңел ачты. Кайберләрен безнең хәбәрчеләребез дә күреп кайтты.
Быелгы Сабан туйлары уйнап җырлап биеп көлеп, күңел ачудан тыш халыкның сәламәтлеген кайгыртудан башланды. Ул бәйрәм мәйданына кергәндә хәл ителде. Ә аннары бар да гадәттәгечә. Кунаклар да саллы Париж Мэры киңәшчесе Жан Ив Камю, Мьянма делегациясе һәм Россия Федерациясенең Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Борис Титов. Төп тамаша урынына узганчы Татарстан районнарының 11 хуҗалыгы белән танышып йөрү мөмкинлеге дә бар иде. Кукмараның итеген дә киде, Яшел үзәннең җиләген дә ашады , тирмәләр белән дә танышты кунаклар.
Сабан туена хәер-фатыйха бирер чак та җитте һәм . бәйрәм котлаулары яңгырады.
Рөстәм Миңнеханов-Татарстан Республикасы Президенты
«Кадерле дуслар, Сабантуй матур һәм күңелле үтсен, һәр йортка муллык китерсен, барыгызга да сәламәтлек яхшы кәеф, имин тормыш телим.Бәйрәм белән исән-сау булыгыз.»
Республика башлыгы ассызыклаганча, бәйрәмдә Татарстанның һәм тулаем илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүче хезмәтчәннәрне билгелиләр. «Бүген Казан мәйданы хаклы рәвештә иң яхшы игенчеләрне һәм терлекчеләрне, атаклы авыл хуҗалыгы ветераннарын хөрмәтли», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Җитәкчеләр чыгышыннан соң Сабантуе тарихы, туган телләр һәм халыклар бердәмлеген елына багышланган театрлаштырылган тамаша башланды.
Ә Сабан туеның уен мәйданчыкларында теләге булган һәр кеше үзенең көчен Сабан туеның тарихи һәм заманча ярышларында сынап карады.
Каенлыкта сабан туе кызып кына киткән чакта ипподромда атлар чабышы узды. 14 чабыш һәм атка атланып чабып керүнең гомуми приз фонды 2 млн 150 мең сум тәшкил итте. «Сабан туе-2021» призына ат чабышлары Чиста канлы гарәп токымыннан булган атларда 1600 м дистанциягә булды. Бәйрәм кунаклары һәм ярышларда катнашучылар өчен республиканың атказанган артистлары һәм Татарстанның иң яхшы коллективлары чыгыш ясады.
Шулай ук Аккош күле янындагы урманлыкта узган Сабан туенда да да җыр-бию , уен, ярыш бәйрәм берткәнче тынып тормады.
Фәрит Мөхәммәтшин һәм Кан-оол Даваа РФ Дәүләт Думасы депутатлары һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, муниципаль районнар башлыклары белән бергә татарстанлылар белән аралаштылар, сәүдә рәтләрен карады. Алай гына да түгел үзләре дә мавыктыргыч Сабан туе ярышларына кушылды.
Бәйрәмне менә шулай колачлап, һәркем сокланырлык уздыру итеп, милләтебезне, тарихыбызны барлау ул.
Мөршидә Җиһан, Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары.