Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында рәссам Әлфия Нурхамәтованың «Язгы вернисаж» исемле шәхси күргәзмәсе ачылды.
Һәр картина тормышчан һәм халыкчан. Нәкъ Әлфия ханымның үзе кебек. Ул хыял дөньясын түгел, чынбарлык тормышны чагылдыра. Аксубай районында Табигатьне өйрәнү музее директоры булу да этәргеч бирә күрәсең. Картиналарының күбесе табигатькә багышланган, шулай ук араларында “Мәчетләр” циклы, “Нурлы җомга “ дип аталган көнкүреш-яшәешнең милли үзенчәлекләре аша ясалганы да бар.
Экспозициядә пейзаж, натюрморт жанрындагы иҗади эшләрдән тыш декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре: чигелгән паннолар, калфаклар да күрергә мөмкин. Аеруча “Колак сыман” чигү ысулы белән эшләнгән паннолар тамашачылар өчен яңалык булды. Белгечләр дә югары бәяләде.
Татарстан Халыклар Дуслыгы Йорты директоры Ирек Шәрипов та нәкъ менә онытылып барган , милли традицияләргә нигезләнгән сәнгатьнең яңартылуын хуплады ачылу тантанасында.
Рәссамнең башкалада беренче күргәзмәсе. Аның тантаналы ачылышы миңа алга таба да иҗат итәргә рухлану, илһам бирде- дип уртаклашты Әлфия Нурхамәтова. Күргәзмә Татарстан Халыклар Дуслыгы Йортында 22 мартка кадәр дәвам итә.
Мөршидә Җиһан, Никита Граханцев. Татарстан яңалыклары.