Яшел Үзәндәге Суднолар төзү заводының даны Татарстан белән генә чикләнми. Аны Россия күләмендә дә, хәтта чит илләрдә дә беләләр. Шуңа да мәшһүр заводның исемен мәңгеләштерү максатыннан Яшел Үзән шәһәренең 3нче гимназиясендә музей оештырылган. Биредә укучы балаларның күбесенең әти-әниләре шушы заводта эшли. Мәктәп музеен ачуны да алар башлап йөргән. Мәктәп укучылары өчен әлеге музей җанлы тарих, ә иң мөһиме һөнәр сайлаганда кайбер балалар икеләнеп тормый әти-әниләренең эшен дәвам итәргә карар кыла. Тулырак, Ләлә Зәйнуллина репортажында.
Бу музейда заводның бөтен тарихы яктыртылган. Завод башта ремонт мастерское гына буларак оеша. Элек анда пароходларны ремонтка алып килгәннәр. Яз көне яңадан суга чыгарганнар. Сугыш башлангач, Ленинградтан Судно төзү заводын Яшел Үзәнгә күчерәләр. 54 ел элек Яшел Үзән проектлау бюросы ачыла. Төрле өлкәгә караган иң яхшы хәрби корабльләр шушында эшләнә. Алар ил чикләрен саклау өчен кулланыла.
Заводның башка корылмаларда да өлеше бик зур. Мәсәлән, Миллениум, Саескан тавы күперенең конструкцияләре, Кол Шәриф мәчете каркаслары биредә эшләнгән. Хәзер, алар үрнәгендә укучылар үзләре дә макетлар ясый. Нинди генә музей булмасын, анда яңа, таныш булмаган әйберләр белән очрашасың. Мәктәп музее тәрбия һәм белем бирү үзәге булып тора. Биредә класстан тыш чаралар, белгечләр, эшче һөнәре династияләре белән очрашулар уза. 2009 елдан башлап, музей базасында Россия күләм фәнни-эзләнү конференциялар да үтә. Музей укучыларны фәнни-тикшеренү, эшенә тарту белән беррәттән, патриотик тәрбия дә бирә. Биредәге экспонатлар бала күңелендәге рухи-әхлакый сыйфатларны формалаштыра.
Ләлә Зәйнуллина. Ирек Хамидуллин.