Татарстанның сынлы сәнгать тарихында үзенең кабатланмас исемен калдырган шәхес, уникаль оста – Әхсән Фәтхетдинов иҗаты белән танышырга чакырабыз. 2016 елда Түбән Кама шәһәренең гаҗәеп матур табигатьле урынында – Кама елгасы яр буенда Әхсән Фәтхетдинов музее ачылды. Бу Түбән камалылар һәм шәһәр кунаклары өчен зур бүләк булды.