Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 500ләп музей булуы билгеле. Шулар арасында теркәлмәгән шәхси музей-йортлар да бар. Тукай районының Иштирәк авылында нәкъ шундый шәхси музей ачылган. Татарстанда бердәнбер булган әлеге үзенчәлекле тарихи хәзинә йорты белән хәбәрчебез Мөршидә Җиһан таныштырыр.
Ишегалдына килеп кергәч тә, шагыйрьләрчә әйтсәк бер тарафта рәт-рәт тора, гаскәр кеби мотоцикллар икенче якта машиналар. Араларында ИЖ, Ява маркалы мотоцикллар, заманында затлы саналган Запорожец, Москвич машиналары да бар. Аларны иске дип әйтәсе килми, чөнки алар бар да русчалап татарчалап әйткәндә хутта. Заводтан ясалып чыгу вакытлары гына узган гасырда теркәлгән.
Музей йортның эчендә дә шундый ук истәлекле экспонатлар. Бер дивар стена сәгатьләре белән тулган. Өстәвенә алар узган гасырда тусалар да, әле дә текелдиләр. Әйтерсең лә, алар эшләми башласа вакыт та туктап кала.
Җыен юк бар дип шаярта әлбәттә Вәгызь абый. Монда юк әйбер юк. Иске акчалар, төрледән төрле значоклар. Мондый экспонатларны бик күпләрдә табырга була, әллә ни искитәрлеге юк кебек, ләкин биредә 4 бүлмәле өй, ишегалды, сарай узган гасырда ясалаган әйберләрдән шыплап тулган. Радиоалгычларның да, фотоаппартларның да ниндиләре генә юк. Менә бу каска һәм телефонны алмания баргач сатып алып кайткан. Вәгыйз Сәйфуллинның музеенда 30-40 елларда популярлашып киткән патефонга да юлыктык. Планстинкалары да бер сандык. Әле патефоны эшли дә икән. Сандыктан бер пластинканы алып куйган идек өздереп Габдулла Рахимкулов җырлап җибәрде.
Әлеге музейга экспонатларны күбрәк Вәгыйз Самат улының пациентлары китерә. Чөнки музей аның өчен хобби гына. Ул гаиләсе белән Түбән Кама шәһәрендә яши. Колак, тамак, борын авыруларын дәвалаучы ЛОР табибы булып эшли. Монда ял көннәрендә кайтып йөри. Күрәсең табиларга хас сыйфаттыр Вәгыйз абый да озын-озак сөйләшми. Эштән бушаган арада яңа экспонатларына җан өрә.
Дөньяны кусаң — качар, качсаң – куар ди. Вәгыйз абыйның үз дөньясы. Ул аның музей йортында чагыла, ә ишеге һәрвакыт ачык.