Бу көннәрдә Татарстанның Милли музеенда «СССР.70 еллык тарих » дип исемләнгән күргәзмә әачылды. Биредә совет чорының400 дәнартыкэкспонаты тәкдимителде, аларның күбесе музей фондларыннан беренче тапкыр чыгарыла.Күргәзмә киләсе елның 1 мартына кадәр дәвам итәчәк.Экспонатларның кайберләрен сезнең игтибарга да тәкдим итәбез.
«СССР. 70 еллык тарих »күргәзмәсе Совет җитәкчеләре чорын- Лениннан, Горбачев һәм Ельцинга кадәр елларны чагылдыра. Экспонатларның күбесе музей фондларыннан берничә дистә ел чыгып карамаган.
Масштаблы күргәзмә алдыннан музеейның бөтен заллары да бушатылган. Биредә шулай ук союздаш республикаларның герблары төшерелгән СССР байрагы, репрессия корбаннарын реабилитацияләү турындагы фәрманнар, Владимир Ленин мавзолееның альтернатив проекты белән плакат, «Шүрәле» кәнфит төргәкләре, Васильево пыяла заводының дефицит эшләнмәләре, «Спартак» фабрикасының фирма кибете киштәсе витринасы һәм башка экспонатлар да лаеклы урын алган.
Әлеге проект Советлар Союзы төзелүгә 100 ел тулуга багышланган. Ленин төрбәсе альтернатив проекты; татарстанлыларның Сталин белән уникаль фотосы; кукуруз утырту өндәмәләре белән Хрущев плакатлары; совет стилягасы саксофоны – боларның барысында кургәзмәдә күрергә мөмкин.
Биредә Совет тарихының төрле этаплары чагылыш таба: Лениннын яңа дәүләт төзелеше, сталинизм чоры, хрущев җепшеклеге, брежнев торгынлыгы, Горбачев үзгәртеп коруы.
Советлар Союзында яшәп калганнар балачагын һәм яшьлек елларын искә төшерәчәк, ә моны күрмәгән яшьләр үзләре өчен зур ачыш ясаячак – чөнки СССРдагы тормыш бүгенгегә охшамаган.
Иван Худяков.Татарстан Яңалыклары.