Тәтештәге балык тарихы музеен төзүгә кырпы балыгы этәргеч бирә. Могҗиза-балыкны тотучыларның оныгы бүген әлеге музей директоры. Хәбәрчебез Мөршидә Җиһан Тәтешкә барып Татарстанда бердәнбер балык музееның үзенчәлеген өйрәнеп кайтты.
Могҗизага тиң балыкны тотуның үз тарихы бар. Ул Идел буендагы ачлык чорына барып тоташа . Балыкчыларга ач хаылкны тундыру өчен күп итеп балык тоту нәрәде бирелә. Тәтештә дә Александар Страшин җитәкчелегендәге әртил Идел ярларына балык ятьмәләре, башка махсус җайланмалар куя. Тикшереп карарга килгәндә ятьмәдә берни булмый, ә менә ыргаклы бауга балык эләккәне, алай гына да ике кеше генә тартып чыгарылрлык түгел, шактый авыр икәнлеген тоялар. Унлап балыкчы кичкә кадәр маташканнан соң ниһаять кырпы боз өстенә тартып чыгарыла. Атларга төяп гаҗәеп зур балыкны иртән базарга китерәләр. Әлбәттә могҗизаны күрергә халык җыела. Ә иң мөһиме нәкъ шул вакыт тәтеш өязе аша фотограф үтеп бара торган була. Шул рәвешчә тарихи вакыйга фотосурәткә төшерелә. Әлеге фотосурәт нигез булган да инде шушы кызыклы музейны төзергә.
Башта Кырпы балыгына багышланган һәйкәл ясап куялар, тәтеш төбәгендәге балык тоту тарихын тагын да тәфссилләбрәк өйрәнеп музей нигезләмәсе языла. Республикакүләм грантка проекты тәкъдим итеп аны оталар. Грант акчасына шушы музей барлыкка килә. Әлеге бина да элеккеге сәүдәгәрдләрдән калган, аны төзекләндерәләр. Наталья Понедельникова җитәкчелегендәге музей хезмәткәрләре тырышлыгы белән 2018 елда музей беренче тапкыр ишекләрен ача.
Бина эчен үзгәрттек. Идәнне аскарак төшереп икенче кат төзедек, шул рәвешчә экспозицияләр санын арттырдык. Биредә интерактив мәйданчыклар да бар, компьютерлар куелган. Ә гомумән музейда дөнья яратылганнан алып бүгенге көнгә кадәр вакыйгалар агышы бирелә. Монда балык тоту өчен рөхсәт ителгән нинди указлар булганлыгы да күрсәтелә. Балык тоту җайланмалары. Тәтештәге балык заводы эшчәнлеге, анда эшләгән алдынгы хезмәткәрләр хакында сөйләгән экспозицияләр белән танышырга мөмкин.
Музейга килеп кергәч тә үзеңне кораб эчендә сәяхәттә кебек хис итәсең. Югарыдан балык тотып утырган малай каршы ала.
Балык тарихы музееның беренче залына мамонт тешләре, борынгы хәзинәләр, тарихи диорамалар һәм башка балык тарихына кагылышлы бик күп экспонатлар куелган.
Балык тәңкәсе белән бергә үсә. Аның һәр тәңкәсендә агачтагы кебек боҗралар бар, шулар буенча балыкның яшен билгеләргә була.
XVII гасырда табигатьтәге балык ресурслары монастырь һәм чиркәүләр карамагында санала, шуңа күрә балыкчылар барлык кыйммәтле балыкны дәүләткә һәм чиркәүгә тапшырырга тиеш булганнар. Шул хактагы әмернең күчермәсе Тәтеш балык музеенда саклана.
Мөршидә Җиһан, Гөлнара Муллаәхмәтова, Ирек Хәмидуллин.