Татарстан Республикасы Милли музее татар күн мозаикасы серләрен ача. «Бизәкле татар күне: һөнәрчелек, традицияләр, сәнгать» дип исемләнгән күргәзмә дәвам итә. Аның кысаларында теманы тагын да тирәнрәк ача торган чаралар уза. Тулырак алдагы язмада.
Татар күн мозаикасы серләре белән танышу, күннән бизәк ясауның төп ысуллары, бизәкләрне кушу өчен файдаланыла торган гади инструментлар, боларның барысы белән дә һәркем Күн мозаикасы күргәзмәсендә якыннан таныша ала. Күргәзмә кысаларында лекцияләр үткәрү дә каралган, шуларның берсе «Бизәкле татар күне: гасырлар мирасы һәм заманча милли бренд». Лекцияне Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры урынбасары, сәнгатьче, «Бизәкле татар күне» китабы авторы Лилия Саттарова укыды. Лектор чыгышын музей тупланмалары фондларыннан өстәмә материаллар белән тулыландырып, орнамент декоры ысуллары, һөнәрчелек традицияләре турында сөйләде. Сөйләшү барышында бизәкле татар күненең хәзерге вакытта үсеше, аның ничек милли брендка әверелүе турында да сүз алып барылды.
Күргәзмәгә килүчеләр Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы мөгаллиме Екатерина Куратова мастер — классында һөнәрнең үзенчәлеләренә төшенә ала. Мастер — класста катнашучылар саны чикле — 10 нан артык кеше булмаска тиеш, шуңа күрә катнашу өчен алдан язылу мөһим.
Мастер – класста Казан жөе төрләре, аның өчен нинди җепләр кулланылуы, татар күн мозаикасы өслегендә ничек итеп тылсымлы бизәкләр барлыкка килүе ачыкланды.
Алия Галиуллина, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.