Бөек Җинүнең 75 еллыгына күптән көтелгән вакыйга. Түбән Камада “Нефтехимик” эзләү отрядының музее ачылды. Биредә эзтабарлар тапкан экспонатлар урын алган. Хәрби – патриотик исемен йөрткән үзәк, инде беренче кунакларны да кабул итте.
Әлеге экспонат Бөек Ватан сугышы ветераны Әнәс Хәйруллинга яхшы таныш. Кулына винтовка тотып ул сугышны башыннан ахырына кадәр үтә диярлек. Экспонталар арасында патроннарны да күреп алгач, Әнәс абый хатирәләргә бирелә. Ветераннар һәм кадетлар – музейны беренчеләрдән булып килеп күрәләр. Өлкән буын вәкилләре яшьләр музейга эзне суытмас дип ышана.
Тиздән биредә экскурсияләр дә уздыра башлаячаклар. Киштәләрдә яңадан-яңа экспонатлар барлыкка киләчәк. Эскурсияне сәнәгать предприятиесе вәкилләре өчен дә оештыралар. Эзтабар формасы бүләк иткәч, алар экспедициягә барырга да каршы түгеллекләрен белдерәләр.