Әхсән Фәтхетдинов музеенда Түбән Камада яшәп иҗат итүче рәссамнар күргәзмәсе ачылды. Анда Сынлы сәнгать өлкәсенә яңа гына аяк баскан яшь рәссамнарның да, күренекле авторларның да дистәләгән эше тәкъдим ителә. Күргәзмәдән Альбина Вәлиева репортажы.
Диләрә Закирова яңа күргәзмә турында горурлык хисе белән сөйли. Хатын-кыз белдерүенчә, һәр картина — сәнгать әсәренә тиң. Мисал өчен, “Без исән” дигән рәсем. Сугыш чоры. Моңсу караш белән ике бала карап тора — фаҗига күз алдыннан узгандай була.
Түбән Камада иҗат иткән рәссамнар күргәзмәсе Әхсән Фәтхетдинов музеенда ачыла. Анда күренекле һәм яшь авторлар картиналары урын алган – алар төрле жанрларда иҗат итә – пейзаж, натюрморт, портрет.
Тамашачылар мәхәббәтен яулаган рәсемнәрнең авторлары ел ахырында бүләкләнәчәк – төрле номинацияләр каралган. Әлеге күргәзмә 6 нчы ноябрьгә кадәр эшлия, түбәнкамалыларны Красный Ключ бистәсендә урнашкан Әхсән Фәтхетдинов музеенда көтеп калалар.
Албина Вәлиева, Рафаэл Рәкыйпов. Татарстан яңалыклары өчен Түбән Кама шәһәреннән.