Шәриф Камалга багышлап чаралар ел дәвамында үткәрелеп тора. Күптән түгел Татар китабы йортында Шәриф Камалның туганнары белән очрашу оештырылды. Очрашуга Казан, Саба якларында яшәүче нәсел вәкилләре килде. Бу хакта тулырак очрашуда катншкан хәбәрчебез Мөршидә Җиһан дәвам итәр.
Кичәдә Шакировлар, Байгилдиевлар гаиләләре һ.б. туганнары катнашты. Очрашуда җәмәгатьчелеккә Шәриф Камал белән бәйле Татарстан Милли музеенда сакланган сирәк фотографияләр да тәкъдим ителде.
Музей хезмәткәрләре белдерүенчә, Шәриф Камал исән чагында ук 1940 елда ул вакыттагы Язучылар берлеге рәисе Муса Җәлил Шәриф Камал исемендәге стипендия булдыру буенча эш алып барган. Шәриф Камалның 30 еллык иҗат юбилее да зур дәрәҗәдә Мәскәү һәм Казанда үткәрелгән.
Казанда татар язучысына беренче музей 1950 елда ачыла. Шәриф Камалның гаиләсе әдипнең барлык кулъязма һәм матди мирасын, документларны музейга тапшырган.
Шәриф Камалның нәселе белән музей арасында элемтә нык. 20 гасыр башында яңа әдәбиятыбызга нигез салучыларның берсе булган язучының әдәби мирасын өйрәнү дәвам итүдә аларның өлеше зур.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов. Татарстан яңалыклары.