Татарстан журналистлар берлегендә язучы, әдәбият галиме, тәнкыйтьче, журналист Рафаэль Мостафинны искә алу кичәсе үтте. Укучылары, хезмәттәшләре, балалары әдипнең тормыш көндәлеген чагылдырган истәлекләре белән уртаклашты.
Кем ул Рафаэль Мостафин? Үткен телле, эзтабар журналистмы, әллә оста мөхәррирме, жанр үзенчәлеген аңлатучы университет галимеме, язучымы? Дөресен генә әйткәндә, Рафаэль абый иҗаты , эшчәнлеге — дөньяның үзе кебек үк мең төрле, киңкырлы, кайчак башваткыч төсле. Ул санап киткән һөнәрләрнең барысын да берүзе башкарган әдип. 36 китап авторы. Шулай да, шагыйрь Муса Җәлил турындагы хезмәтләре Рафаэль Мостафин иҗатының үзәк өлеше исәпләнә. Әдипкә Татарстанның дәрәҗәле — Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил премияләре нәкъ шул хезмәтләре өчен бирелде.
Искә алу кичәсендә кем генә чыгыш ясамасын иң әүвәл аның кешелеклеген искә алды.
1931 елның 3 нче маенда Баулыда туа. Якташлары Рафаэль Мостафинга багышланган чараларны үзләрендә үткәрү сәбәпле килә алмаган, ләкин искә алу кичәсенә махсус видеоязмалар әзерләп җибәргән.
Язучының сеңлесе, Россиянең атказанган укытучысы Светлана Гобәйдуллина сөйләгәннәр һәркенең күңелендә уелып калды. Аеруча Рафаэль абыйның сугыш чорындагы балачагы, чабатасы тишелеп карлы юлдан яланаяк кайтулары йөрәкләрне әрнетсә, сеңлесенә, әнисенә булган мөнәсәбәте хөрмәт хисен яңартты. Рафаэль Мостафин 1954 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый , ләкин гомер буе язмышы университет белән бәйле була.
СНХ Васил Гарифуллин
Казан университетының Милли һәм глобаль медиачаралар кафедрасы мөдире, профессор
Озак еллар чыкмый торганнан соң “Казан утлары” журналының да утларын кабызып җибәрә Рафаэль Мостафин. Төрле елларда төрле исемнәр белән чыккан әдәби басма ул эшли башлагач гомерлек исем ала. Ләкин озак эшләргә туры килми.
Илгә үзгәртеп кору чоры килер алдыннан Рафаэль Мостафинга “Коммунист Татарии” журналын әйдәп бару вазыйфасы йөкләнә. Ләкин бу юлы тәҗрибәле мөхәррир үзе шарт куя, журналның исемен үзгәртергә рөхсәт бирсәгез генә бу эшкә алынуын әйтә һәм Татарстан дигән исем тәкъдим итә. Шуның өчен без Рафаэль Әхмәт улына биек рәхмәтле дип белдерде журналның хәзерге баш мөхәррире Татьяна Вафина һәм Рафаэль Мостафин истәлегенә багышланган сәхифәләр белән таныштырды. Татар әдәби тәнкыйтенә чын мәгънәсендә рус һәм Көнбатыш Европа әдәбиятларына тәрәзә уйган тәнкыйтьчеләрнең берсе дип яза аның турында Фоат Галимуллин, Ә ПЕН-клуб әгъзасы булып китүе хакында тәфсилләп Әхәт Мушинский сөйләде. Искә алу чарасынгда Рафаэль Мостафинны “Казанские ведомости” газетасындагы эшчәнлеге дә, мәктәпләрдә укучылар белән очрашуга барырга ашкынып торуы да искәртелде.
Искә алу кичәсендә Рафаэль абыйның нәсел дәвамчылар балалры һәм оныклары да катнашты.
Әтинең әле тулысынча басылмый калган кулъязмасы бар. Ул аны өлешчә генә чыгарды. Ул кулъязма “Минем шәҗәрәм” дип атала. Җиде буын нәселен әти кечкенә чакта бабасы сөйләгәннәрдән хәтерендә калдыра.
Мостафиннарның шәҗәрәсендә нәселләренең йомшак дигән кушаматы булуы ачыклый Рафаэлҗ абый.. Ә халык әйтсә хак әйтә. Димәк, Рафаэль Әхмәт улының тормышта нинди генә сынаулар үтәргә туры килсә дә йөзеннән елмаю төшмәве нәселдән килә.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов. Татарстан яңалыклары.