Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә «Почта маркалары — тарих фрагментлары» дигән күргәзмә ачылды.
Ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган. Экспозициядә 1950-2014 еллардагы 150гә якын төрле мөселман илләренең почталары чыгарган маркалар урнашкан. Маркалар мөселман дөньясының дөнья фәненә, мәдәнияткә һәм рухияткә керткән өлешен чагылдыра. Әлеге чарага багышлап фикер алышу да оештырылды. Идел буе Болгар дәүләтенең 1100 еллыгына багышланган яңа марка һәм конверт тәкъдим ителде. Чарада шәхси коллекционерлар, рәссамнар катнашты.