Халыкара балаларны яклау көнендә Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм аның филиалларында гадәти булмаган акция уза: музейларда экскурсияләрне мәктәп укучылары үтә. Экскурсоводларның яше 9дан 17 яшькә кадәр.
Әлеге чара «Музей — яңа мөмкинлекләр территориясе» дип исемләнгән яңа проектның башлангычы.