Апас туган якны өйрәнү музеенда Татарстан Республикасының “Аргамак” рәсемнәр күргәзмәсе ачылды. “Аргамак” күргәзмәсе 10 майга кадәр эшләячәк. Биредә Россиянең төрле төбәкләрендә иҗат итүче рәссамнарның 90 эше тәкъдим ителә.
Очрашуда район башлыгы Айрат Җиһаншин, республиканың рәссамнар берлегеннән вәкилләр һәм атлар өчен җан атып йөрүче эшмәкәрләр катнашты
Райондашлар, кунаклар, рәссамнарның музей залларында урын алган атларга багышланган иҗади эшләре белән танышты. Биредә авторлар үзләре дә бар иде.
Шулай ук Чарада рәхмәт хатлары да тапшырылды.
Эдгар Филиповның Яшьлек еллары Апас районы белән бәйле. Ул сурәтләгән рәсемдә исә Зөя елгасы урын алган.
“Музейда Татарстан рәссамнарының картиналары тәкъдим ителә. 90 рәсем дә атларга багышланган. Бүгенге чарага ат яратучылар, ат асраучылар, шәхесләр, эшмәкәрләр дә (Җөмләнең койрыгы юк)
Чарада Бөтенрәсәй рәссамнар союзы әгъзалары тарафыннан районның гүзәл табигатен, вакыйгаларын һәм шәхесләрен чагылдырган сурәтләр ясау турында килешү төзелде. Җәйге иҗади эшнең төркем җитәкчесе — Эдгар Филипов. Алар июнь аенда районда иҗат итеп, картиналар күргәзмәсен бүләк итеп калдырачаклар
Динә Нәҗметдинова, Гөлнара Сөнгатуллина, Гадил Галиев, Татарстан яңалыклары, Апас районы.