Иҗаты – кабатланмас әдәби мирас.Татарстанның Милли музеенда, герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә, Төп нөсхә көне узды. Җәлилнең Моабит дәфтәрләрен тантаналы рәвештә музей фондларыннан чыгардылар, һәм оригиналь кулъязмасын күрсәттеләр. Әлеге чарада Республиканың күренекле шәхесләре, мәдәният эшлеклеләре катнашты.
Шулай ук Муса Җәлил исемендәге премиягә лаек булучыларның исемнәре дә билгеле булды. Алар: шагыйрь Рифат Сәлах, җырчы Илүсә Хуҗина, Камал театры актерлары Фәннүр Мөхәммәтҗанов һәм Ләйсән Гатауллина.