Татарстан Республикасы Милли музее һәм аның филиаллары Бөтенроссия «Сәнгать төне» акциясендә катнашты.
«Тарих белән бергә» программасы – музейның яңа экспозициясе буенча «Борынгы заманнардан алып безнең көннәргә кадәр Татарстан тарихы» дигән театральләштерелгән экскурсия үткәрде. Төрле чор персонажлары белән очрашулар кунакларга тарихның аз билгеле һәм бәхәсле мизгелләре белән очрашырга мөмкинлек бирде.
Бөек шәхесләрнең язмышлары һәм вакыйгалар әйләнеше музейга килүчеләрне битараф калдырмады.
Тарих сөючеләргә, Кул эшләре белән шогыльләнергә яратучыларга социаль челтәрләрдә махсус программа күрсәтелде. Үз эрудицияңне онлайн-уен барышында да күрсәтергә мөмкин булды. Чара Казанның «Минхаузен» кавер-төркеменең «Листья жгут» дигән акустик концерты белән төгәлләнде.