Татарстанның Дәүләт сынлы сәнгать музеенда 6 нчы Халыкара «Җайдак» басма графика биеннал-күргәзмәсе ачылды. Тулырак хәбәрчебез Ләлә Зәйнуллина репортажында.
Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» галереясендә 6 нчы Халыкара Казан «Җайдак» басма графика биеннал-күргәзмәсе эшли. Казанны Россиянең графикасы сәнгате үзәгенә әверелдергән графика коллективы хөрмәтенә «Җайдак» дип атала. Казан биеннале 2011 елдан бирле үткәрелә. Ә быелгы чара Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышлана.
Басма графика-гадәти булмаган һәм кызыктыргыч сәнгать төре, анда гасырлар буена яшәп килгән гравюралар фән һәм техника казанышлары белән берләштерелгән. Элек гравюра рәсем һәм графиканың уникаль әсәрләрен тиражлау өчен уйлап табылган Шуның белән сәнгатьне халыкның иң киң катламнары өчен үтемле итә. Бүген басма графика төрле сәнгать экспериментлары һәм планетаның иң ерак географик нокталарыннан рәссамнар коммуникациясе чарасы булып тора.
Быел биенналда дөньяның 25 иленнән 188 рәссам катнаша. Казан биенналенда даими катнашучы илләр: Аргентина, Болгария, Украина, Франция, Швеция, Австралия, Бангладеш, Индонезия, Кытай, Кыргызстан, Румыния. Россия биенналенда катнашучылар буенча безнең зур илебезнең географиясен өйрәнергә мөмкин. Рәссамнар үз әсәрләрен Мәскәү, Санкт-Петербург,Волгоград һәм Краснодардан җибәргән. Илдәге вәзгыять сәбәпле рәссамнар чарада онлайн гына катнаша алды.
Рәссамнар үз эшләрендә — милли, тел, үз халыкларының тарихы, туган тел турында сөйлиләр. Биеннале ачу тантанасында оештыру комитеты рәисе, Татарстанның Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева, куратор Александр Артамонов һәм Ольга Улемнова чыгыш ясады.
«Җайдак» 6 нчы Казан халыкара басма графика биенналендә: I урын – Индонезия, II урын -Италия, III урын — Россия. Яшьләр премиясенә Мәскәүдән Фирүзә Хәлиуллина лаек дип табылды.
Күргәзмә 2021 елның 7 декабренә кадәр эшли.
Ләлә Зәйнуллина, Таһир Хәсәснов, Татарстан яңалыклары.