Күренекле татар язучысы Шәриф Камалның Островский урамындагы музей-фатирында 20нче йөз башында яшәгән ул чорның күренекле шәхесләре җыелып иҗади сөйләшүләр, бәхәсләр алып барган. Аның сүзе әдәбиятка килүчеләр өчен фатиха булып яңгыраган. Бүген дә аның иҗаты мәктәп програмасында өйрәнелә. Бүгенге көндә Яшьләрне иҗатка якынайту максатыннан Татар әдәбияты тарихи музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатирында язучының иҗатына һәм шәхесенә багышланган күргәзмә ачылды.
Шәриф Камалның 136 еллыгына багышланган «Матур туганда» күргәзмәсендә Татарстан Республикасы Милли Музее фондында сакланган Шәриф Камал коллекциясендәге материаллар урын алган.
«Матур туганда» күргәзмәсендә Шәриф Камалның 1909 елда «Шура» журналында бастырылган беренче хикәясенең төп нөсхәсе, язучының Милли музей залларында төшкән уникаль фотосурәте, документлар, хатлар, юл блокноты, китаплар һәм башка материаллар күрсәтелә. Татар әдәбияты тарихында Шәриф Камал кыска хикәяләр, новеллалар язу остасы буларак билгеле. Әсәрләре тормышчанлыгы һәм миллилеге белән аерылып тора.
Шәриф Камал татар язучылары арасында беренче булып иң югары бүләккә Ленин орденына ия була, шулай ук аңа Татарстан АССР ның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме дә бирелә.
Күргәзмә 4нче мартка кадәр эшли.
Ләлә Зәйнуллина, Таһир Хәсәнов. Татарстан яңалыклары.