Ә хәзер игътибарыгызга Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы белән берлектә әзерләнгән «Мәдәни ярдәмче» сәхифәсен тәкъдим итәбез. Без бу атнада республикабызның мәдәният оешмаларында узучы спектакльләр, күргәзмәләр, концертлар Һәм премьералар турында сөйлибез.
“Халыклар күп – ил бер!” — шундый шигарь белән инде алтынчы тапкыр «Зур этнографик диктант» халыкара мәгърифәт акциясе уза. Акция 3 ноябрьдән алып 7 ноябрьгә кадәр miretno.ru сайтында онлайн-форматта оештырыла. Акция традиция буенча Халыклар бердәмлеге көненә багышлана. Диктантны Россия һәм чит ил гражданнары яза ала. Аны рус телендә шулай ук өч чит: инглиз, испан һәм кытай телләрендә дә язарга була. Биремнәр 3 ноябрьдә Зур этнографик диктант рәсми сайтында басыла. Диктантка 45 минут вакыт бирелә. Аны язганнан соң, җавапларны анализлап, авторга нәтиҗәләр килә. Татарстан Республикасында төп диктант язу мәйданчыгы “Татарстан Халыклары дуслыгы йорты» була. Офлайн-формат Татарстанның 45 муниципаль районында һәм Казанда узар дип көтелә. Тулырак мәгълүмат miretno.ru сайтында.
………………….
3 ноябрьдә Казанда Александр Пушкин исемендәге мәдәни үзәктә онлайн-форматта Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышлап “Рукопожатие Республик” дип аталган музыкаль-шигъри фестивале узачак.
………………………
4 ноябрьдә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чара – «Татарстан безнең уртак йортыбыз» дип аталган этномәдәни республика фестиваленең Гала – концерты була.
…………………….
6 ноябрьдә көндезге сәгать унбердә һәм бердә Казан яшь тамашачылар театрында «Северное сияние» дип аталган премьера. Ул Татарстанда туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышлана. Спектакльнең режиссеры — Лилия Әхмәтҗанова.
Сезнең кайчан да булса Төньяк Балкышын күргәнегез бармы? Без урманга бер төркем балалар һәм укытучы белән килеп, Идел буе халыклары әкиятләре һәм легендалары буенча мавыктыргыч сәяхәт ясыйбыз. Сезне чын батырлык турында башкорт тарихы, Су анасы турында чуваш пәрие, мариларның бөеклек каһрманы, күк турында удмурт риваятьләре һәм айдагы татар әкияте көтә. Ата-бабаларыбызның зирәклеге балаларга үз куркуларын җиңәргә, төрле сынаулар узарга һәм могҗизага ышанырга ярдәм итәр!
………
Ә кичке сәгать сигездә “Юбилей Ювелира” дигән тагын бер спектакль премьерасы була. Режиссеры Радион Букаев. Спектакль “Кече Ватан мәдәнияте” Федераль проекты кысаларында куелган.
…………….
4 нче 7 ноябрьдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театрының зур залында кичке сәгать алтыда “Сәфәр” спектакленең премьерасы. Авторы – Альберт Шакиров, режиссеры Рамил Гәрәев, сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев.
…………………
Ә «Әкият» Татар дәүләт курчак театры сәхнәсендә ноябрьнең 4сеннән 7сенә кадәр Аркадий Гайдар исемендәге Кузбасс курчак театры гастрольләре уза.
……………………….
6 ноябрьдә Әлмәт татар дәүләт драма театрында «Җил артыннан йөгерүче» дип аталган роман буенча сәхнәләштерелгән «Җил артыннан» спектакле күрсәтелә.
Ике Әфган малаеның язмышы җимерелү алдында торган ил мисалында тасфирлана. Спектакль» Кече Ватан мәдәнияте » проекты буенча гамәлгә ашырылды.
………………….
3 ноябрьдә заманча сәнгать галереясендә немец фотографы Артур Бауэрның «Казан-февральдә» дигән күргәзмәсе ачыла.
Артур Бауэр, шәһәребезнең күпкөнле көндәлеген теркәп, Казанда озак вакытлы фотокүзәтү үткәрде. Беренче тапкыр ул монда 2018 елның февралендә килгән һәм бер ай буе торган. Казанның кышкы тормышына тирәнрәк чуму өчен ул янә 2020 елның февралендә әйләнеп кайта. Ике ел эчендә шәһәрдә булган үзгәрешләр динамикасын аңлап, Казан урамнарында көн саен фотога төшә. Галереяга килүчеләр нәкъ менә шушы Фоторәсемнәрне күрәчәк дә инде.
………………………
1 ноябрьдә Татарстан Милли музеенда «Евразия халыкларының бизәк традицияләре һәм сәнгате күргәзмәсе ачыла. Россия этнография музее экспонатлары тәкъдир ителә. Күргәзмә Россия Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә.
Тулырак мәгълүмат музейның tatmuseum.ru сайтында
………………….
Ә 2 ноябрьдә » Билгесез Берлин. 1945 елның мае» күргәзмәсе ачыла.
45 нче елның язында Совет армиясе белән бергә Берлинга фронт операторлары һәм фотографлары керә. Алар, сугыш афәтен узган, Җиңү хроникасын теркәгән. Күргәзмәгә 1 декабрьгә кадәр билетлар буенча кереп була.
Бүгенгә менә шулар. Мәдәниятле халык – бай халык. Мәдәният, сәнгать казанышларын , гореф-гадәтләр, йолаларны яхшырак белим дисәгез, театр, концерт, күргәзмә залларына рәхим итегез!