«Әлифба» музее тарихы 1999 елда языла башлый. Музей җитәкчесе Дамир Таҗиев биредәге һәр экспонат турында сәгатьләр буе тәфсилләп сөйли ала. Музейны оештыручы Хөсәен Фатыйх улы һәм элеккеге җитәкчесе Сания Камалетдиновадан кабул итеп алган эшне күңел биреп башкара.
Озын гомер юлында Әлифбаны язудан тыш, музеен булдыруда да катнаша Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия Вәлитова. Әлеге язу өстәле һәм андагы һәр экспонатны алар үз куллары белән тапшырып калдырган. Шулай ук алар турында мәгълүмат күп җыелган. Документлары, характеристикалары һәм әлбәттә әлифба китапларының төрле елларда чыгарылаган басмалары.
Үзгәртеп кору елларындагы вәзгыть кайбер халыклар өчен язу графикасын алыштыруга этәргеч биргән иде. Ул чакта Латин алфавитына күчми калсак та язу тарихыбызда андый чор бар. Нәкъ шул җәһәттән күрәсең, татарларның алфавит тарихын да өйрәнергә мөмкинлек тудырылган әлеге музейда.
Яңалыкка омтылучан, эзләнүчән музей хезмәткәрләре, бигрәк тә Арча педагогия көллияте җитәкчелеге тырышлыгы белән әлифба музее 2018 елда шушы халәткә китерелә. Әлифба тарихы белән кызыксынучылар өчен тагын кызыклы зал ачыла.
Педагогия көллиятенең икенче катындагы кечкенә генә бер бүлмәсеннән башланган музей көнннән көн үсә — яңара. Мәктәп укучылары да студентлар да, кем генә килсә дә яңа бер дөнья ачкандай була.
Дамир Таҗиев сүзләрен караганда, музей кунаклары аеруча әлифба авторларының фаҗигале язмышын сөйләгәннән соң тәэсирләнә. Ә ул вакыт профессорлар төзегән әлифбалар үтми, ә шушы гади әлифба иң әйбәте дип 1965 елда басылып чыга.
«Тормышта ике могъҗизаны инкарь итеп булмый: берсе — тау-ташларны тишеп чыккан чишмә-кизләү, икенчесе әлифба», -дип искәрткән Гариф Ахунов. Чыннан да берсе аларның тамак сусавын басса, сулыш юлларын киңәйтсә, икенчесе рухыбызга кодрәт өсти, тормыш юлларын киңәйтә.