Татарстанның Арча районындагы «Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексында» «Күн мозаика сәнгате» күргәзмәсен һәм Россия Федерациясе Президенты грантын гамәлгә ашыру кысаларында мастер-класслар сериясен ачу тантанасы узды.
«Күн мозаика сәнгате» күргәзмәсе экспозициясенең нигезен Татарстанның халык рәссамы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, 2023 елда Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты Наилә Кумысникованың эшләре тәшкил итә. Күргәзмәдә барлыгы 70-ләп экспонат тәкъдим ителгән: күн мозаика техникасында эшләнгән әйберләр – күн паннолар, сумкалар, капчыклар, мендәрләр, итекләр, аяк киемнәре.
Экспонатларның кайберләре узган гасырның 80-нче елларында Арча милли аяк киеме фабрикасында тегелгән. «Күн мозаика сәнгате» күргәзмәсе Тукай музеенда 2024 елның февраль ахырына кадәр эшләячәк.