Башкалабызның социаль-көнкүреш музеенда 40 ел элек Мәскәүдә узган җәйге олимпия уеннарына багышланган күргәзмә ачылды. Анда соңгы 10 ел эчендә илнең төрле төбәкләрендә җыелган меңнән артык экспонат куелган.
Советлар Союзы өчен тарихи үзенчәлекле вакыйга. Беренче тапкыр зур спорт бәйрәме Көнчыгыш Европада социалистик илдә үткәрелде. Бу вакыйга турында кинохроника кадрлары, күпсанлы экспонатлар искә төшерә.
Мишка кушаматлы аю Олимпиада символы иде. Аюның йомшак уенчыгы ул чакта һәр йортта диярлек була.
Сәгатьләр, фотоаппаратлар, логотиплы сумкалар һәм кием – салым-барысы да шушы вакытны хәтерләтә.
Казанда Социалистик көнкүреш музее өчен экспонатларны ил буйлап җыйганнар. Шуларның берсе Олимпия талисманы төшерелгән келәм полиция бүлегендә сакланган.
Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев музейга Лужники стадионына керү билетын бүләк иткән. Билет 18 сумга сатылган, ул вакыт өчен күп акча иде.
«Олимпиада-80» күргәзмәсе кунаклары тәэсирләре белән уртаклаша. Ирек Зиннуровка ул вакытта унбер яшь була. Булачак Олимпия призеры, ватерполчы ул вакытта киләчәктә шундый зур спорт вакыйгасында катнашуы турында хыяллана да алмаган.
Олимпия уеннары призеры, Россиянең атказанган спорт мастеры Ирек Зиннуров: «Барысы да истә, бүген дә искә төшереп алдым, шатлыклы вакыйга булды.»
Өченче августта Олимпиада тәмамлана. 40 ел элек Мишка тамашачыларны сәламләп, күккә очты. Бөтен халык аны аягүрә басып, күз яшьләре белән озатып калды.
Алмаз Хәкимов, Сергей Павлухин.