Казанның Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында каһарман очучы-фронтовик, Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевка багышланган уникаль күргәзмә ачылды.
Кече лейтенант Михаил Девятаев бу җәйге киемне 1940 елда, Казан авиаклубына барганда сатып ала. Сугыш башлангач, яраткан курткасын туганнарына Тамбов өлкәсенә юллый. «Батырлыкка тиң тормыш” күргәзмәсендә каһарман очучының планшеты, шлемнары, ул очкан самолетларның макетлары да бар. Һәм, әлбәттә, күп фотографияләр.
Сугыш вакытында Михаил Девятаев күктән дошман бомбардировщикларын һәм самолетларын бәреп төшерә. Бәрелешләрнең берсендә Девятаев самолеты фашистлар очкычын яндыра, тик үз самолеты да җиргә төшә, очучы әсирлеккә эләгә. Ихтыяр көче, дошманны җиңү теләге көчле була. Михаил Девятаев-тоткынлыктан качуны оештыра. Ун әсир дошман бомбардировщигында очып, әсирлектән качып котыла.
Сугыштан соң, Михаил Девятаев Казанга әйләнеп кайта, елга порты вокзалына эшкә урнаша. Капитан-механик һөнәрен үзләштергәч, ул акрынлап корабльдә йөзә башлый. 50нче еллар азагында ук аңа «Ракета» дип аталган су асты судносын сынауны йөклиләр. Ә аннары «Метеор» теплоходының беренче капитаны була. Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевның гаҗәеп батырлыгы белән Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында танышырга мөмкин. Күргәзмә 13 ноябрьгә кадәр эшли.
Ангелина Морозова, Александр Решеткин, Татарстан яңалыклары.