Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, ХХ гасыр татар шигъриятенең үсеш юлларын билгеләгән шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе, Бөек Ватан сугышының легендар каһарманы Муса Җәлилгә багышлап ел саен Җәлил укулары конкурсы үткәрелә. Шушы көннәрдә конкурсның гала-концерты һәм бүләкләү тантанасы узды. Тулырак хәбәрчеләребез репортажында.
Әнә шундый нәни кызчыкларның да , өлкәнрәкләрнең дә , конкурста катнашу мөмкинлеге бар иде һәм алар бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмады.
Бәйгенең беренче этабы 2021 елның 10 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы районнарында, Россия Федерациясенең 38 төбәгендә һәм 7 чит илдәге татар иҗтимагый оешмаларында уздырылды. Димәк жюри әгъзаларына сайлап алу мөмкинлеге күп булган .
Быел гала-концертның сәхнәләштереләүе дә тамашачыларга бик ошады. Режиссер Татарстанның халык артисты Радик Бариев, һәм сценарий авторларының берсе — Илгиз Халиковның уңышлы уртак эш нәтиҗәсе.
Җәлил укулары конкурсының бүләкләү тантанасы Чулпан мәдәни үзәгендә уздырылды. Чулпан үзәгендәге бәйрәмдә Чулпан Җәлилова да бар иде. Мөмкинлегем барында катнашам әле ди Муса Җәлил кызы.
Мондый бәйгеләр бик кирәк, чөнки үсеп килүче буынга үрнәк алырлык шәхесләр булырга тиеш. Төрле милләт балалары Җәлилне белеп, аңлап сөйли. Кайберләре аның шигырьләрен үз туган телендә яңгыратты. Муса Җәлил татар теле генә түгел, барлык туган телләр сагына да басты.
Катнашучыларга китаплар һәм ничәнчее урын алуларына карап акчалата бүләк бирелде.
Мондый чаралар китаптан ераклашкан яшь буынны, замана баласын Муса Җәлил кебек шәхесләребезгә, алар иҗатына якынайта.
Мөршидә Җиһан, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары