Габдулла Тукай әдәби музеенда «Сүздән образга» дип исемләнгән күргәзмә ачылды.
Аның үзенчәлеге шунда, биредә Казанның 7 нче балалар сәнгать мәктәбен тәмамлаучыларының һәм укучыларның иҗаты тәкъдим итегән. Эшләр Тукай әсәрләре, татар әдәбияты һәм сәнгате буенча эшләнгән. Күргәзмәгә музей билетлары һәм Пушкин картасы буенча кереп була.