Яшь Юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары отрядлары булдырылганнан соң ярты гасыр узган. Быел әлеге хәрәкәт барлыкка килүенә 50 ел. Алар республикабызның күпчелек районнарында да оештырылган.
Нурлатның юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары, мәктәп укучылары өчен, Россия эчке эшләр министрлыгының Нурлат бүлегенә, экскурсия оештырдылар. Укучыларга биредә урнашкан музей экспозициясен күрсәттеләр, тарихы белән таныштырдылар.
ЮИД-чылар билгеләнгән вакытка килделәр. Бусагадан ук — “дежур часть” эше белән танышу. Балаларны музейга чакыралар. Укучылар арасында – өченче сыйныф укучысы Илназ. Ул — хезмәткәр Альмир Каюмовның оныгы. Ул күп еллар ЮХИДИда эшләде. Илназ бабасын фотосурәтләрдә күреп алды.