Республикабыз музейларында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап төрле чаралар дәвам итә. Шундыйларның берсе — башкалабызның Габдулла Тукай әдәби музеенда үтүче «Йолдызлы экскурсия» проекты.Әлеге проект 2015 елдан бирле гамәлдә. Бу проект кысаларында, безнең күренекле замандашларыбыз, төрле һөнәр ияләре үзләрен экскурсовод ролендә сынап карый. Бу юлы музейга килүчеләргә экскурсияне, тарих фәннәре докторы, XX гасыр башы татар көндәлек тормышы буенча белгеч Лилия Габдрафикова үткәрде. Ул татар телендә узды.