Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясендә танылган төрек рәссамы Әхмәт Йешилнең «Тавышлар һәм эзләр» дигән күргәзмәсе ачылды. Экспозиция Россиядә беренче тапкыр тәкъдим ителә. Әхмәт Йешилнең үзенчәлекле эшләре белән Ләлә Зәйнуллина танышып кайтты.
Дөньяны матурлык коткара. Әхмәт Йешил картиналарында пумала буяулар ярдәмендә җепләр һәм баулар бәйләнеше аша матурлык тудыра. Ул рәсем сәнгате буенча белемнәрен күренекле төрек рәссамнарының остаханәләрендә ала. Нури Абач һәм Илхан Чевик Әхмәтне рәсем сәнгате белән кызыксынуга этәргән. 1972нче елда кичергән авыруыннан соң ул йөрү сәләтен югалта һәм сәнгать белән ныклап шөгыльләнә башлый.
Күргәзмәне Төркиянең Казандагы консулы оештырырга ярдәм иткән. Күргәзмә ачылу тантанасында Татарстан республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән авторга рәхмәт сүзләрен Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова җиткерде.
Күргәзмә уникаль, кызыклы. Биредәге картиналар бердәм әсәр буларак укыла. Әхмәт Йешил иҗатында дөньяда барган вакыйгалар турында борчылу, шул ук вакытта имин, бәхетле тормыш планетаны саклап кала алуыбызга өмет тә бар.
Казандагы күргәзмәдә рәссамның соңгы дүрт ел дәвамында иҗат иткән 34 картинасы урын алган. Эшләр Татарстан башкаласы өчен махсус сайлап алынган. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән «бау» манерасы белән эшләнгән натюрморт игътибарны әллә кайдан үзенә җәлеп итә.
Күргәзмә 2022 елның 16 нчы гыйнварына кадәр дәвам итә.
Ләлә Зәйнуллина, Таһир Хәсәнов. Татарстан яңалыклары