Татарстан Республикасы Милли музеенда композитор Нәҗип Җиһановның тормыш иптәше һәм музейның беренче директоры Нина Ильинична Җиһанованың тууына 100 ел тулуны билгеләп үттеләр. «Хәтер сакчысы» чарасында туганнары, мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре катнашты. Тулырак хәбәрчебез язмасында.
Нина Ильинична 40 елга якын күренекле татар композиторының тормыш юлдашы була. Мәскәү нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтын тәмамлаган кыз үзен балалар тәрбияләүгә һәм өй мәшәкатьләренә багышлый. Соңгы 20 ел гомерен ире Нәҗип Гаяз улы турында истәлекләрне, аның иҗади мирасын, игелекле исемен саклауга багышлый. Ул композиторның мемориаль музееның оештыручысы, аның беренче директоры да була.
Нина Җиһанова музейда Нәҗип Гаязович тормышындагы кебек музыка яңгырап торуы өчен тырыша. Аның башлангычы белән музей диварларында музыкантлар белән формаль булмаган очрашулар үткәрелә башлады. Шундый очрашуларның берсендә Нина Ильинична композитор Леонид Любовскийга Җиһановның Кытайның «Сары ләкләк» исемле кытай халык әкияте буенча тәмамланмый калган балетын азагына җиткерергә тәкъдим итә һәм ул проект уңышлы гына тәмамлана да.
Искәндәр Гыймалтдинов, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары