Казанда Габдулла Тукай әдәби музеенда “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналларын тәкъдим итү кичәсе узды. Әлеге басмаларның үзенчәлеге нәрсәдә, укучыларны киләчәктә нинди яңалыклар белән сөендерергә җыеналар? Хәбәрчебез Фәннур Хәсәнов шулар белән кызыксынды.
“Мәгариф” айлык иҗтимагый-педагогик һәм фәнни- методик һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналлары Татарстаныбызда басыла торган бик күп санлы газета –журналлар арасында педагог –укытучылар, мәгариф, гаилә, мәктәп, тәрбия өлкәсенә эшләүчеләр өчен иң кадерле басмалар дисәк тә бер дә ялгышмабаз. Тәкъдим итү алдыннан, журналларның яңа редколлегиясе әгъзәләре белән таныштыру һәм журналларның киләчәге хакында сөйләшү, киңәшмә утырышы булды.
Марат Лотфуллин “Мәгариф” ассоциациясе президенты
Быелгы ел басмалары зур үзгәрешләр белән укучыларга тәкдим ителде. Фотосүрәтләрнең төрле төстә булуы да, Тематик төзелеше ягыннан да әлеге басмалар алдагы саннарыннан аерылып тора
Рәис Шәйхлисламов- экономика фәннәре докторы, педагогика фәннәре кандидаты, профессор.
Равил Фәйзуллин- Татарстанның халык шагыйре
Әлеге журналлар “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән эшләнә. Әлеге басмаларда һәр кеше үзенә кирәкле язмаларны таба ала.
Фәннур Хәсәнов, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.